Татарстан Республикасында урман үсемлекләре орлыкларының иминият фондын формалаштыру эшләре алып барыла. Ел ахырына кадәр барлыгы 50 кг орлык әзерләнәчәк.
«Урман үсемлекләре орлыкларының иминият фонды уңышсыз чорда урманнарны гарантияле торгызу максатыннан төзелде, – ди ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. – Орлыклар Саба районының Лесхоз бистәсендә махсус складта саклана».
Аның әйтүенчә, бүгенге көндә фондта 351 кг ылыслы токым орлыгы бар, шул исәптән нарат – 183 кг, чыршы – 164 кг, карагай – 4 кг.