Лубян урман-техник көллиятендә уку төркемнәренең хатын-кызлар командалары арасында баскетбол ярышлары үткән. Ярышлар ел саен үткәрелә торган спартакиада кысаларында, шулай ук физик культураны һәм спортны популярлаштыру, ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыруга әзерлек максатларында оештырылган.
Ярышлар йомгаклары буенча беренче урынны 43 нче бакча-парк төркеме командасы алган. Икенче урында – 31 нче урман хуҗалыгы төркеме, өченчедә – 32 нче икътисадый төркем командалары.
«Лубян урман-техник көллиятендә спортны һәм физик активлыкны пропагандалауга аерым игътибар бирелә, – ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Сираҗетдинова. – Мондый ярышлар команда рухын ныгыта һәм лидерлык сыйфатларын үстерә, студентларны яңа спорт биеклекләренә ирешергә этәрә».