Татарстанлылар 2025 елга министрлыкларның максатларын һәм бурычларын сайлый ала

2024 елның 29 ноябре, җомга

Татарстанлылар 2025 елга министрлыкларның максатларын һәм бурычларын ачык итеп формалаштыру һәм аларның үтәлешенә җәмәгатьчелек контроле буенча тавыш бирүдә катнаша ала.

Гражданнардан сораштыру 8 ноябрьдә башланды. Башкарма хакимият органнары арасында тавыш бирүдә ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы бар.

Онлайн-тавыш бирү быелның 7 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Сораштыру «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында һәм республика Дәүләт хезмәтләре порталында «Халыктан сораштырулар» бүлегендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International