Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин үткәрде.

Чарада республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында 2025-2030 елларга илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, килешүләр төзү һ.б. мәсьәләләр каралды.

Исегезгә төшерәбез, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруны җитәкләячәк. Төбәк проектына шәһәрләр һәм сәнәгать үзәкләре тирәсендә урман торгызу эшләрен башкаруга, урман культураларын агротехник тәрбияләүгә кагылышлы яңа индикаторлар һәм күрсәткечләр кертү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International