Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында 2024 елның 11 аенда федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман саклауны гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Бу чорда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фонды җирләрендә 34 мең патрульлек, 2,9 мең контроль (күзәтчелек) һәм профилактика чаралары үткәрелгән.
Административ хокук бозулар турында барлыгы 142 беркетмә төзелгән. Төп хокук бозулар арасында – урманнардан файдалану кагыйдәләрен һәм урманнарда санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.
Моннан тыш, дәүләт урман инспекторлары гражданлык хокукы мөнәсәбәтләре кысаларында урманнан файдаланучыларның урман законнарында каралган мәҗбүри таләпләрне үтәвен контрольдә тоту һәм профилактикалау буенча эш алып барганнар.