ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Авыл җирлекләре белән идарә итүгә заманча алымнар» белем бирү программасында катнашучылар алдында лекция укыды

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Авыл җирлекләре белән идарә итүгә заманча алымнар» белем бирү программасында катнашучылар алдында лекция укыды. Чара Казан шәһәрендә Казан (Идел буе) федераль университеты бинасында узды.

Равил Кузюров үз чыгышында авыл җирлекләре башлыкларына урманнарны саклау һәм яклау буенча башкарыла торган эшләр, «Хәтер бакчасы», «Урманны саклыйк» һәм «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акцияләре турында сөйләде.

«Муниципаль, республика һәм федераль дәрәҗәләрдә уртак тырышлык таләп итә торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урман янгыннары килеп чыгуны кисәтү», - дип ассызыклады ул.

Министр хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында урман хуҗалыклары каршында урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20 һәм Урман янгыннарын сүндерү үзәге каршындагы III типтагы 5 станция бар. Ел дәвамында янгын куркынычы торышына системалы мониторинг алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча комплекслы чаралар башкарыла.

«Мин сезнең игътибарыгызны Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 7 октябрендәге 1614 номерлы карарының 10 пунктын үтәү зарурлыгына юнәлтергә телим, – диде Равил Кузюров. – Ул урман янәшәсендәге кишәрлекләрне коры үлән үсемлекләреннән, камыл калдыкларыннан, ауган агачлардан чистарту бурычына яисә аларны янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән аерып алу бурычына кагыла».

«Министрлыкка ауган агачларны җыюга кагылышлы сораулар күп килә, – дип өстәде спикер. – Исегезгә төшерәм, ауган агачларны әзерләү, кул көче белән файдалануга китерелә торган кораллар, җайланмалар һәм механизмнар кулланып, урман утыртмаларын бары тик кул көче белән, кисмичә башкарыла».

Ахырда министр дәүләт урман реестрыннан өземтәләр бирү мәсьәләләренә, авыл җирлекләренең генераль планнарына үзгәрешләр кертү һәм эшләү тәртибенә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International