Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2024 елда урманнарда санитар-савыктыру чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Чарада урман хуҗалыгының төбәктәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.
Төп доклад белән Рослесхозның Урманнарны торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина чыгыш ясады.
Ул хәзерге вакытта Россиядә 63,5 мең га мәйданда санитар-савыктыру чаралары уздырылуы турында сөйләде. «Кайбер төбәкләргә бу юнәлеш буенча эшне көчәйтергә кирәк, – дип ассызыклады Елена Бусыгина. – Шул исәптән бу Иркутск, Ульяновск, Томск, Вологда, Саратов, Архангельск өлкәләре, Байкал аръягы крае, Саха Республикасы».
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көнгә Татарстан Республикасында санитар-савыктыру чаралары 1,9 мең га (планнан 100%) мәйданда башкарылган, шул исәптән ликвид булмаган агач җыю – 1,5 мең га.