Кошлар өчен җимлекләр XIII интернет-конкурсына эшләр кабул ителә башлады

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Кошлар өчен җимлекләрнең XIII интернет-конкурсына эшләр кабул ителә башлады. Аны Россиянең Кошларны саклау берлеге оештыра.

Эшләр 2025 елның 24 мартына кадәр сайтта кабул ителә: http://birds-konkurs.ru. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала.

Жюри ай саен түбәндәге номинацияләр буенча берәр эш сайлап алачак:

– «Оптималь вариант» (кошларның ихтыяҗлары өчен һәм стандартларга җавап бирә торган җимлекләр);

– «Могҗиза-ашханә» (иң матур һәм оригиналь җимлек);

– «Каурыйлы кунаклар» (җимлекләрдәге кошларның фотосурәтләре; өлешчә булса да кадрда җимлек тә булырга тиеш).

2025 елның 1 апреле – Халыкара кошлар көненә – жюри әгъзалары конкурс үткәрүнең һәр аендагы номинантлары арасында берәр җиңүчене сайлап алачак.

Җиңүчеләр Россия кошларны саклау берлегеннән грамоталар һәм призлар алачак. Бәйгедә катнашучыларның барысы да конкурста катнашу буенча электрон таныклыклар ала алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International