Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Урман комплексы федераль дәүләт мәгълүмат системасын ретроспектив мәгълүматлар белән тулыландыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Департамент җитәкчесе урынбасары Антон Трифонов үткәрде.
Утырыш эшендә Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, Департамент җитәкчесе урынбасары Антон Трифонов УК ФДМС тулысынча эшләтеп җибәрүгә бер айдан да азрак вакыт калганын искә төшерде.
«УК ФДМС ретроспектив мәгълүматларны йөкләү буенча эшне көчәйтергә кирәк», - дип ассызыклады ул.
Киңәшмә барышында урманчылыкларның чикләре турында белешмәләр, урман декларацияләре, урманнардан файдалану, аларны саклау һәм яңадан торгызу турында хисаплар кертү һәм электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре каралды.