Минзәлә урман хуҗалыгы белгечләре ликвид булмаган агачларны җыю эшләрен төгәлләгәннәр

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

«Минзәлә урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре ликвид булмаган агачны җыю эшләрен төгәлләгәннәр. Бу хакта урман хуҗалыгы директоры Айдар Хәлиуллин сөйләде.

«Быел барысы 187 гектар мәйданда ликвид булмаган агач җыеп алынды, бу планның 100% өлешен тәшкил итә, – диде Айдар Хәлиуллин. – Эшләр урман фондының санитар торышын яхшырту, урман корткычлары барлыкка килүне кисәтү һәм урман янгыннары чыгу куркынычын киметү максатларында башкарылды».

Исегезгә төшерик, ликвидлы булмаган агач – черү аркасында зарарланган, шулай ук янгыннар һәм стихияле башка төрле бәла-казалар нәтиҗәсендә хуҗалык максатларында файдалану үзлекләрен җуйган агач материалы. Җил аударган, давыл еккан, җир өслегендә янган һәм башкача зарарланган агачлар барлыкка килгән урыннарда һәлак булган агачларның гомуми запасыннан 90% артык өлеше ликвидлы булмаган агач тәшкил иткәндә ликвидлы булмаган агач материалы җыештырып алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International