Бураково урта мәктәбендә «Урман гүзәлен саклыйк» дигән экологик акция узган

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Спас районының Бураково урта мәктәбендә «Урман гүзәлен саклыйк» дигән экологик акция булып узган. Анда «Болгар урманчылыгы» ТР ДКУ Никольск кишәрлеге урманчысы Мөнир Иксанов һәм «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр катнашкан.

Акция кысаларында Мөнир Иксанов укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, Болгар урманчылыгының эшчәнлек юнәлешләре, «Чыршы» оператив-профилактик чаралары һ.б. турында сөйләгән.

Очрашу азагында укучылар акция темасына багышлап, пластилиннан панно ясаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International