Кайбыч районы Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Дубовые ростки» мәктәп урманчылыкларында һәм Түбән Кама шәһәренең «Шәһәр балалар-биология үзәге» өстәмә белем бирү учреждениесенең «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия экология диктантында катнашканнар. Барлыгы 30дан артык кеше үз белемнәрен тикшергән.
Исегезгә төшерәбез, быел экологик диктант 2024 елның 9 декабренә кадәр үткәреләчәк. Традицион рәвештә чара онлайн-форматта https://экодиктант.рус/ порталында, шулай ук офлайн-мәйданчыкларда да уза.
Чараны оештыручылар булып «Равноправие» АКО, «Ангел-ДетствоХранитель» берләшмәсе, «Өстәмә белем бирү һәм балаларның ялын һәм сәламәтләнүен оештыру федераль үзәге» МБ ФДБМУ тора.