Биләр урман хуҗалыгында урман хасил итүче төп токымнарның 419 кг орлыгы әзерләнгән. Бу хакта урман хуҗалыгы директоры Роберт Сибгатуллин сөйләде. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барылган.
«Урман орлыгы чималын әзерләү – урман торгызу процессында беренче һәм мөһим этап, – ди Роберт Сибгатуллин. – Быел орлык җыю планы 11% ка арттырып үтәлде. Хәзерге вакытта орлыкларның бер өлеше Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә тикшерелә».
Аның әйтүенчә, нарат орлыгы – 10 кг, чыршы – 5 кг, имән – 324 кг, каен 80 кг күләмендә әзерләнгән.
Исегезгә төшерәбез, урман үсемлекләре орлыкларын җыю «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора.