Казан дәүләт аграр университеты студентлары ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар. Алар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Экскурсия барышында Илгиз Зарипов студентларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының тарихы һәм бүгенге торышы, урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде.

«Тармакның аякка басу тарихы турында җентекләп белү бик кызык булды, – дип шәрехләде студент Рамилә Степанова. – Биредә фәнни тикшеренүләрдә ярдәм итә алырлык күп мәгълүмат бар. Без бу уникаль музейда булу һәм күп яңалыклар белү мөмкинлеге өчен чын күңелдән рәхмәтле».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International