Ютазы районы Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Айгөл Вәлиуллина «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгендә «Экология – һәркем эше» тематик сменасында катнаша. Смена «Экология – һәркемнең эше» V Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясе җиңүчеләре өчен оештырылган.
Программа 11-16 яшьлек яшүсмерләргә юнәлдерелгән. Программаның максаты – әйләнә-тирә мохитне пычратуга каршы көрәш, табигать ресурсларын саклау һәм яшь буынның экологик культурасын формалаштыру.
Смена кысаларында укучылар лабораторияләрдә шөгыльләнә, тикшеренү мәсьәләләрен хәл итәргә өйрәнә, урман үсемлекләре орлыкларының сыйфатын тикшерү җайланмалары белән таныша, икенчел чималдан һәм экоматериаллардан декор әйберләре ясау техникасын үзләштерә һ.б.