Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге хезмәткәрләре «Макулатура тапшыр – агачны коткар» акциясенә кушылган

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге хезмәткәрләре «Макулатура тапшыр – агачны коткар» акциясенә кушылган. Чара кысаларында учреждение белгечләре тарафыннан 123 кг макулатура җыелган һәм икенчел чимал кабул итү пунктына китерелгән.

«Макулатура тапшыр – агачны коткар» акциясенең максаты – халыкка экологик белем бирү һәм агарту, җаваплы куллануны тәрбияләү, актив гражданлык позициясен күрсәтү һәм киләчәк буыннар өчен әйләнә-тирәлекне сакларга омтылу. Махсус чистартудан соң җыелган макулатура кабат эшкәртү һәм алга таба файдалану өчен кыйммәтле чимал алуга яраклы. Эшкәртелгән макулатурадан катыргы, салфеткалар, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм башка кәгазь эшләнмәләр ясала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International