Зәй урманчылыгы урман фонды территориясендә 114 гектар мәйданда ликвид булмаган агач җыю эшләре башкарылган

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

«Зәй урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре ликвид булмаган агачны җыю эшләрен төгәлләгән.

«Ликвидлы булмаган агачларны җыю санитар-савыктыру чаралары ягыннан иң мөһим төрләрнең берсе булып тора‑, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнар Әсәдуллин. – Эшләрнең максаты – урман фондының санитар хәлен яхшырту, урман корткычлары барлыкка килүне кисәтү һәм урман янгыннары чыгу куркынычын киметү».

«Быел ликвидлы булмаган агач 114 гектар мәйданда җыеп алынды, бу планның 100%. тәшкил итә. Агачлар киселде, утынга салынды һәм алга таба черү өчен калдырылды», – дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International