2024 елда Татарстан Республикасында 441 гектар мәйданда «компенсацияле» урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре үткәрелде

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

2024 елда Татарстан Республикасында 441 гектар мәйданда «компенсацияле» урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре үткәрелде. Эшләр урманнардан файдаланучы затлар тарафыннан РФ Урман кодексының 43-46 статьялары нигезендә башкарылды һәм көзге чорда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының  «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Исегезгә төшерик, 2018 елның 19 июлендәге 212-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, файдалы казылмаларны эзләү һәм чыгару, сусаклагычларны, гидротехник корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү, линия объектларын төзү, реконструкцияләү, эксплуатацияләү, шулай ук агач һәм башка урман ресурсларын эшкәртү өчен урманнардан файдаланучы затлар, Россия Федерациясенең тиешле субъекты территориясе чикләрендә киселгән урман утыртмалары мәйданына тигез мәйданда урманнарны торгызу яки урманнарны үрчетү эшләрен башкарырга тиеш. Бу урман кишәрлегенең (мондый кишәрлек мәйданына тигез мәйданда) максатчан билгеләнешен үзгәртү турында гариза яки үтенеч белән мөрәҗәгать иткән затларга да кагыла, шул исәптән урман фонды җирләрен башка категорияле җирләргә күчерүгә бәйле рәвештә дә, урман фонды җирләрен махсус сакланыла торган территорияләр һәм объектлар җирләренә күчерү очраклары гына искәрмә булып тора.

Компенсацияле урман торгызу кагыйдәләре, булган кишәрлекләр турында тулырак мәгълүматны һәм мондый эшләрне башкару нияте турында гариза формасын әлеге сылтама аша күчереп алырга мөмкин: https://minleshoz.tatarstan.ru/kompensatsionnoe-lesovosstanovlenie.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International