Лубян урман-техник көллияте студентлары Лубян урта мәктәбендә «Урман көче» дәресен үткәргәннәр

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

«Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары Кукмара районы Лубян урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Урман көче» дәресен үткәргәннәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Дәреснең максаты экологик культура һәм табигатькә җаваплы мөнәсәбәт формалаштырудан гыйбарәт булган.

Очрашу барышында укучылар урман, аның экосистемадагы роле, урманнарда яшәүче хайваннар, урман янгыннарының төп сәбәпләре һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белгәннәр.

«Без экологик белем бирү һәм үсеп килүче буынга тәрбия бирү максатларында тематик дәресләр сериясен дәвам итәбез, – дип сөйләде көллиятнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Сираҗетдинова. – Дәресләр интерактив формада үткәрелә – балалар сорауларга җавап бирәләр, экологик уеннарда катнашалар, ребуслар һәм табышмаклар чишәләр».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International