Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районына эш визиты белән барды.
Килү белән ул район башлыгы Сергей Демидов белән бергә ДЦП белән көрәшүче Богдан Макаровта кунакта булды.
Богдан аякка баса алыр дигән өмет зур, шуңа күрә хәзер ул берничә катлаулы операция һәм тернәкләндерү уза, аннары вертикализатор – хирурглар төзәткән кул-аякларын ныгытачак һәм тулы канлы тормышка мөмкинлек бүләк итәчәк катлаулы техник аппарат ярдәмендә терапия курсына керешәчәк. Ә әлегә Богдан – 9 нчы сыйныфта, шартлар аркасында ул дистанцион укый һәм мәктәп дусларын бик сагына.
Аннан соң министр һәм муниципалитет башлыгы Алексеевск районының Олы Алан авылында ялгыз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Хәзер биредә медиклар һәм социаль хезмәткәрләрнең даими күзәтүе астында 49 инвалид яши. Кунаклар күчтәнәчләр алып килделәр һәм чәй эчкәндә мөһим мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
Шулай ук эш сәфәре кысаларында Равил Кузюров район инвалидлар җәмгыяте утырышында катнашты, анда рәис сайланды. Алексеевскилылар тернәкләндерү үзәге төзү инициативасы белән чыктылар.