Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының УК ФДМС эше турында

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Күпсанлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасына техник ярдәм күрсәтү хезмәтенең кайнар линиясе эшләве турында хәбәр итә. Россия территориясеннән 8 800 302 13 46 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы дистәләгән дәүләт хезмәтләрен, дәүләт урман реестры мәгълүматларын, урманнарны куллану, саклау, яклау, яңадан үрчетү, урман үстерү, агачларны исәпкә алу һәм аның эзлеклелеге, агач белән килешүләр турында мәгълүматны исәпкә алу өлкәсендәге актуаль мәгълүматларны берләштерүче цифрлы платформа булып тора.

УК ФДМС системасын кертү максатлары:

- физик һәм юридик затлар, дәүләт һәм җәмәгать оешмалары өчен урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне онлайн күрсәтү;

- урманнардан файдалану, саклау, аларны торгызу, урман үрчетү, агач һәм башка урман ресурсларын эшкәртү өлкәсендә эшләү өчен кирәкле дөрес белешмәләрне бирү;

- Россия Федерациясендә урман кишәрлекләренең агымдагы торышы һәм үзгәрешләре, урман мөнәсәбәтләрендә катнашучылар турында оператив һәм дөрес мәгълүмат бирү.

УК ФДМС системасына керү өчен сылтама: https://pub.fgislk.gov.ru/.

Мөрәҗәгатьләр өчен электрон почта адресы: fgislk@rosleshoz.gov.ru.

Тиз арада хәбәрләр алмашу системасы каналы: https://t.me/FGIS_LK.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International