Татарстан Республикасында 2024 елда 2678 гектар мәйданда яшь үсенте хуҗалык өчен кыйммәтле токым категориясенә кертелде

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

2024 елда Татарстан Республикасында урман культураларына һәм утырту материалларына инвентаризация үткәрелде, аның кысаларында хуҗалык өчен кыйммәтле токым категориясенә 2678 гектар мәйданда яшь үсенте кертелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый эшләрне башкару «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

«Профессиональ телдә урман культуралары урман белән капланган мәйданга күчерелде, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. – Урман торгызу – озак бара торган эш. Моңа кадәр берничә чара үткәрелде, шул исәптән орлыклар җыю, чәчкеннәр үстерү һәм утырту, агротехник тәрбияләр гамәлгә ашырылды. Ахыргы нәтиҗә аларның сыйфатлы үтәлешенә бәйле».

Аның сүзләренә караганда, кыйммәтле агач утыртмалары категориясенә билгеле бер таләпләргә җавап бирә торган урман культуралары күчерелә. Утыртмаларның сыйфаты бер гектардагы агачларның саны, аларның биеклеге һәм тулаем торышы буенча бәяләнә.

«Шулай ук инвентаризация барышында 1, 3 һәм 5 ел элек утыртылган урман культуралары да тикшерелде. Йомгаклар буенча 2025 елга урман торгызу чаралары билгеләнде», – дип нәтиҗә ясады Тимур Галиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International