Лубян урман-техник көллиятендә волейбол буенча ярышлар узган

2024 елның 20 декабре, җомга

Кукмара муниципаль районы Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада дәвам итә. Бу атнада көллияттә уку төркемнәренең ирләр командалары арасында волейбол буенча ярышлар узган.

Ярышлар нәтиҗәсендә беренче урынны 31 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы алган. Икенче урында – 41 нче у/х төркеме җыелмасы, өченчедә – 11 нче у/х төркеме.

Элегрәк Спартакиада кысаларында Лубян урман-техник көллиятендә мини-футбол, баскетбол һәм өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International