Татарстанда «Чыршы» («Ель») операциясе дәвам итә

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Чыршы» ведомствоара оператив-профилактик чарасы дәвам итә. Аның кысаларында ылыслы агачларны законсыз кисү фактларын булдырмау максатларында урман кишәрлекләрен көчәйтелгән рәвештә патрульләштерү оештырылды. «Чыршы» операциясе 2024 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

«Бүгенге көндә «Чыршы» операциясе кысаларында 36 вакытлы стационар пост һәм 43 мобиль патруль төркеме булдырылды, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров. – Патрульлек йомгаклары буенча Кәләй урманчылыгы территориясендә урман утыртмаларын законсыз кисүнең 1 очрагы ачыкланды. Гаепле зат ачыкланды, аны административ җаваплылыкка тарту буенча эш алып барыла».

Аның сүзләренә караганда, урман фондына китерелгән гомуми зыян 2,7 мең сум тәшкил иткән һәм инде тулысынча кайтарылган.

Исегезгә төшерик, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, әлеге зыян киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана.

5 мең сум һәм аннан да күбрәк зыян салынган очракта, закон нигезендә, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 ст. буенча җинаять җаваплылыгы каралган.

Урман законнарын бозуның барлык фактлары турында 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International