ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: 2025 елның 1 гыйнварыннан УК ФДМС тулысынча эшли башлаячак

2024 елның 27 декабре, җомга

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы 2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең бөтен территориясендә Урман комплексы федераль дәүләт мәгълүмат системасының тулысынча эшләтеп җибәреләчәге турында искә төшерә.

Урман комплексы федераль дәүләт мәгълүмат системасы дистәләгән дәүләт хезмәтләрен, дәүләт урман реестры мәгълүматларын, урманнарны куллану, саклау, яклау, яңадан үрчетү, урман үстерү, агачларны исәпкә алу һәм аның эзлеклелеге, агач белән килешүләр турында мәгълүматны исәпкә алу өлкәсендәге актуаль мәгълүматларны берләштерүче цифрлы платформа булып тора.

УК ФДМС гамәлгә кертү максатлары:

- физик һәм юридик затлар, дәүләт һәм җәмәгать оешмалары өчен урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне онлайн күрсәтү;

- урманнардан файдалану, саклау, яклау, аларны торгызу, урман үрчетү, агач һәм башка урман ресурсларын эшкәртү өлкәсендә эшләү өчен кирәкле дөрес белешмәләр бирү;

- Россия Федерациясендә урман кишәрлекләренең агымдагы торышы һәм үзгәрешләре, урман мөнәсәбәтләрендә катнашучылар турында оператив һәм дөрес мәгълүмат бирү.

УК ФДМС керү өчен сылтама: https://pub.fgislk.gov.ru/.

Техник ярдәм хезмәтенең кайнар линиясе: 8 800 302 13 46 (Россия территориясеннән шалтыратулар өчен).

Мөрәҗәгатьләр өчен электрон почта адресы: fgislk@rosleshoz.gov.ru.

Тиз арада хәбәр алмашу системасы каналы: https://t.me/FGIS_LK.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International