«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә 2024 елда урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы кысаларында башкарылган чараларга йомгак ясалды.
Әйтик, узган ел филиал хезмәткәрләре тарафыннан урман утыртмалары характеристикаларына бәя бирелде, 2021-2022 елларда урман урнашкан җирләргә кертелгән кишәрлекләр тикшерелде. Эшләр 3 нче урманчылыкта 110 гектар мәйданда башкарылган.
Шулай ук учреждение белгечләре тарафыннан 5 урманчылыкның урман фонды җирләрендә җирне дистанцион зондлау (ДЗЗ) технологияләрен кулланып, урман утыртмалары биләмәгән һәм урман торгызуны таләп итә торган җирләрне ачыклау (инвентаризацияләү) буенча эшләр башкарылган. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә карау нәтиҗәләре буенча урманнарны торгызу фондының 116,5 гектар тәшкил итүе билгеләнде, шул исәптән аланлыклар һәм бушлыклар – 18,1 гектар.
Әлеге чаралар нәтиҗәсендә, урман утыртмалары биләмәгән һәм урман торгызуны таләп итә торган җирләрне ачыклау нәтиҗәләрен исәпкә алып, дәүләт урман реестры белешмәләрен актуальләштерү турында тәкъдимнәр төзелде. Шунысы да мөһим: әлеге эшләрнең нәтиҗәләре урманнарны «компенсацион» торгызу өчен билгеләнгән кишәрлекләр реестрын алып бару өчен дә файдаланыла.