2024 елда программа кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы 7 бина ремонтланды

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2024 елда Татарстан Республикасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы 7 бина ремонтланды. Эшләр иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендә республика программасы кысаларында башкарылган.

Барлыгы 70,5 миллион сум күләмендә финанслау каралган булган. Бу акчаларга Әгерҗе, Биләр, Болгар, Зәй, Шәһәр яны, Минзәлә урманчылыкларында һәм Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгында 7 объект ремонтланган. Бинаның торышына карап эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре, электр белән тәэмин итү, җылыту, янгын сигнализациясе системаларын ремонтлау һәм башкалар башкарылган.

2025 елга Әгерҗе, Азнакай, Арча, Чирмешән, Зеленодольск, Шәһәр яны, Минзәлә урманчылыкларында, Әлмәт һәм Ары урман хуҗалыкларында 9 объектны ремонтлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International