Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы урман законнарында 2025 елда гамәлгә керә торган төп үзгәрешләргә кыскача күзәтү ясый.
Төп төзәтмәләр Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлегенә кагыла. Әйтик, «Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына урман мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 04.02.2021 ел, №3-ФЗ федераль закон нигезендә 2025 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең бөтен территориясендә УК ФДМС тулысынча эшләтеп җибәрелде. УК ФДМС урманнар турындагы мәгълүматларны, үзагачны һәм аның белән алыш-бирешләр турындагы мәгълүматларны берләштерү, шулай ук электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен төзелде.
Шулай ук 2025 елның 1 гыйнварыннан, урман янгыннарын сүндерү эшләреннән тыш, махсус программа тәэминаты кулланып, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу чараларын фотога теркәү дә мәҗбүри булды. Бу үзгәрешләр «Россия Федерациясе Урман кодексына һәм «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» федераль законның 14 һәм 16 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 2 июлендәге 304-ФЗ номерлы һәм «Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына урман мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 04.02.2021 ел, №3-ФЗ федераль законнарда каралган.
Моннан тыш, 2025 елның 1 мартында Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 21.02.2022 ел, №121 боерыгы үз көченә керә. Документ агач әзерләү, ташу һәм урман янгыннарын сүндерү өчен кулланыла торган техниканы спутник навигациясе аппаратурасы белән җиһазлауны күздә тота.
Шул ук вакытта төзәтмәләр урман торгызуга да кагыла. Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 29.12.2021 ел, №1024 боерыгының 5 пункты нигезендә, 2025 елның 1 мартыннан, дала зоналарыннан, ярымчүл һәм чүл зоналарыннан тыш, ясалма һәм катнаш урман торгызу мәйданнарының кимендә 30%ы ябык тамыр системалы чәчкеннәр яки үсентеләр утырту юлы белән башкарылырга тиеш.