Татарстанда «Чыршы» операциясе кысаларында урман законнарын бозуның 2 очрагы ачыкланды

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Чыршы» ведомствоара оператив-профилактик чарасына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул 2024 елның 16-31 декабрендә узды.

«Чыршы» операциясе кысаларында 69 вакытлы стационар пост һәм 49 мобиль патруль төркеме булдырылды, 442 дәүләт урман инспекторы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләренең 53 хезмәткәре җәлеп ителде.

Патрульлек барышында Кәләй урманчылыгы территориясендә урман законнарын бозуның 2 очрагы ачыкланды. Урман фондына китерелгән гомуми зыян 5,8 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International