Мәскәүдә «Хатын-кыз – милләт байлыгы 2024-2025» II Халыкара форумы узачак

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 31 гыйнварында Мәскәүдә «Хатын-кыз – милләт байлыгы 2024-2025» II Халыкара форумы узачак. Форумның төп бурычлары – гаилә учагын һәм традицион кыйммәтләрне саклаучы, илдә һәм дөньяда теләсә нинди казанышлар өчен гармонияле киңлек булдыру чыганагы буларак хатын-кызның чын мәгънәсендә тирән ролен ачу.

Форумда хәйрия, социаль проектлар оештыруда, мәгариф учреждениеләрендә, сәламәтлек саклауда хатын-кызларның роле турында фикер алышу планлаштырыла.

Шулай ук форум кысаларында уникаль «Хатын-кыз – милләт казанышы» халыкара театральләштерелгән конкурсы узачак.

Тулырак мәгълүматны монда белергә мөмкин: https://dostoyanie-natsiyi.ru/forum2025.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International