«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова Зеленодольск районының 10 нчы «Созвездие» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Очрашу барышында Венера Ефременкова балаларга урманнар, урманнарда яшәүче тереклек ияләре, хайваннар һәм кошлар тормышындагы роле турында сөйләгән. Балалар шулай ук бөҗәкләрнең урманнар өчен зарарлы да, файдалы да булуы турында да белгәннәр, мәсәлән, кайры ашаучы типограф, яшел имән листоверткасы, парсыз ефәк күбәләге корты, шулай ук урманнарның «дуслары» – кырмыскалар, камкалар, энә карагы, коңгызлар турында.
«Урманнарга барганда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү бик мөһим – учаклар кабызмаска һәм чүп-чар ташламаска кирәк, - дип билгеләгән Венера Ефременкова. – Янгын – урманның һәм анда яшәүчеләрнең төп «дошманы».
Ахырда Венера Ефременкова урман профиле һөнәрләренә тукталган.