Татарстан халкы урман законнары бозылу фактлары турында хәбәр итә ала

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Урманны янгыннан саклау үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте эшли. Республикада яшәүче һәркем, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннарына, шулай ук «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша, урман законнарын бозу факты турында хәбәр итә ала.

2024 елда урман сагының туры линиясе буенча (8-800-100-94-00) Төбәк диспетчерлык хезмәтенә 107 мөрәҗәгать кергән, шул исәптән 8 – агачларны законсыз кисү, 35 – консультация хезмәтләре күрсәтү, 21 – янып китү очраклары буенча, 43 – башка мәсьәләләр.

Төбәк диспетчерлык хезмәтенең (8 (843) 221-37-95) стационар номеры буенча – 29 мөрәҗәгать, «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы буенча 355 хәбәр килгән.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының структур бүлекчәләренә тапшырылган һәм гамәлдәге законнарга туры китереп каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International