Тәтеш урманчылыгының кишәрлек урманчысы Рәис Абдраманов мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Яшь урманчылар» дәресен үткәрде

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

«Тәтеш урманчылыгы» ТР ДКУ кишәрлек урманчысы Рәис Абдраманов Тәтеш татар урта мәктәбенең «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Кыш көне кошларга ничек ярдәм итәргә?» темасына дәрес үткәрде.

Дәрес барышында Рәис Абдраманов укучыларга Татарстан Республикасында кышлаучы кошлар, кошларның санын һәм төрләрен саклап калуның мөһимлеге, шулай ук азык сайлау һәм канатлы кошлар өчен җимлекләр әзерләү кагыйдәләре турында сөйләде.

Дәрестән соң укучылар мәктәп территориясендә кош җимлекләре элеп чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International