Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында урман-орлык чималын эшкәртү бара

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

«Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ТР ДБУ «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында ылыслы токымнарның урман орлыклары чималын эшкәртү алып барыла. 

«Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ урман торгызу буенча инженеры Иван Большаков сөйләвенчә, сезон башыннан бирле барлыгы 4 тонна чыршы һәм нарат күркәсе җыелган.

«Бүгенге көндә урман-орлык чималын эшкәртү тулы куәтенә алып барыла, – диде ул. – Эшкәртү алдан сортларга аерудан, күркәләрдән орлыклар алудан, орлыкларны тышсызландырудан, аларны катнашмалардан чистартудан, сортларга аерудан, калибрлаудан һәм киңәш ителгән дымлылыкка кадәр киптерүдән гыйбарәт».

Аның сүзләренә караганда, бүгенгә 1,5 тонна күркә эшкәртелгән, 15 кг орлык алынган. «Киләчәктә орлыклар Татарстан Республикасының Урманны саклау үзәгенә тикшерү өчен җибәреләчәк, – дип өстәде Иван Большаков. – Барлыгы, план нигезендә, быел 35 килограммнан да ким булмаган хыслы токым орлыклары әзерләргә кирәк».

Исегезгә төшерәбез, урман үсемлекләре орлыкларын җыю «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. 2025 елда республиканың урман тармагы белгечләре кимендә 11455 кг орлык әзерләргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International