ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лубян авыл җирлеге гражданнар җыенында катнашты

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Лубян авылы мәдәният йортында Лубян авыл җирлеге гражданнар җыены узды. Анда Кукмара муниципаль районының, авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары каралды һәм 2025 елга планнар билгеләнде.

Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты.

Утырышта төп нотык белән Лубян авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Тежикова чыгыш ясады.

Шулай ук министр Равил Кузюров чыгыш ясады. Ул 2024 елда илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларындагы бурычлар турында сөйләде.

«Татарстан – кайбер юнәлешләр буенча алдынгы регион. Алар арасында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, төзелеш, ваклап сату әйләнеше, – диде Равил Кузюров. – Казанышлар нигезендә татарстанлыларның барлык буыннарының фидакарь хезмәте, республикага һәм традицияләргә тугрылык, Ватанга мәхәббәт ята. Күп эшләнде, әмма алда әле шактый эшлисе бар. Бергә булганда без булдырырбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International