Зеленодольск районының 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Метапредметик нәтиҗәләргә ирешү чарасы буларак укыту-тәрбия процессында инновацион белем бирү технологияләре» республика семинары узды.
Аның кысаларында география укытучысы, «Лесовичок» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Диләрә Фәхертдинова һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДКУ инженеры Оксана Захарова «Дәрестән тыш эшчәнлек» темасына дәрес һәм интеграцияләнгән «Урман белгечләре» квест-уенын үткәрделәр.
Шулай ук һөнәри юнәлеш бирү планы нигезендә Оксана Захарова «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенә укырга керү шартлары, укуның өстенлекләре, студентлар өйрәнә торган дисциплиналар, мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары, белгечлекләр һәм чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру турында сөйләде.