ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коры-сары җыю кагыйдәләре турында искәртә

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Күпсанлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза: «Россия Федерациясе Урман кодексының 32 статьясына үзгәреш кертү турында» 18.04.2018 ел, № 77-ФЗ федераль закон нигезендә гражданнар урманнарда үз ихтыяҗлары өчен аунак агачны ирекле тәртиптә җыя ала.

«Аунак агач» термины белән көчле җил, давыл-буран яки кирәгеннән артык яуган кар нәтиҗәсендә җиргә сынып төшкән, ләкин урман-диләнке эшләрен уздырган урыннарда агач кисү калдыклары булып тормаган корыган ботаклар яки агач кәүсәләре билгеләнә.

Аунак агачларны урмандагы агачларны кисмичә, бары тик кул көче белән кулланыла торган инструментлар, җайланмалар һәм механизмнар (балта, кул пычкысы) ярдәмендә генә җыярга ярый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International