Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын формалаштыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде.
Чарада РФ урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин һәм ТР ДБУ «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» директоры Айдар Гайфуллин катнашты.
Киңәшмә барышында Россия Федерациясе субъектлары территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын формалаштыру мәсьәләләре каралды. Планнарны урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы аша агымдагы елның 20 февраленә кадәр Рослесхозга тапшырырга кирәклеге билгеләп үтелде.
Исегезгә төшерәбез, урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы – урманнарны янгыннан саклауны оештыру системасының төп документы. Анда республика урманнары, урман янгыннары формированиеләренең саны, янгын техникасы һәм җайланмалары, урманнарда янгын куркынычы дәрәҗәсенә туры китереп мондый чараларны җәлеп итү һәм куллану тәртибе турында мәгълүматлар чагылдырылган.