«Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ урманнан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко Зеленодольск районы 1 нче лицееның 5 нче «а» сыйныфы укучылары өчен дәрес үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Дәрес барышында Оксана Горбатенко Татарстан мәктәп урманчылыклары хәрәкәте, аларның урманнарны саклаудагы һәм торгызудагы роле, шулай ук табигатькә сакчыл карауның мөһимлеге турында сөйләде.
«Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 174 мәктәп урманчылыгы эшли, алар 2 меңнән артык кешене берләштерә, – дип билгеләп үтте ул. – Алар үз эшләрен өч юнәлештә алып бара: болар – табигатьне саклау буенча гамәли эшчәнлек, ул урманнарны торгызу, урманнарны санитар савыктыру буенча чараларда катнашуны күздә тота, конкурсларда катнашу белән бәйле фәнни эшчәнлек, шулай ук пропаганда һәм халыкны экологик агарту».
Ахырда Оксана Горбатенко урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләренә тукталды.