«ВНИИЛМ» ФБУ Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе 2024 елда башкарылган эшләргә йомгак ясады

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

«ВНИИЛМ» ФБУ Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясендә 2024 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды.

Әйтик, узган ел учреждение белгечләре тарафыннан өч юнәлеш буенча фәнни-тикшеренү эшләре башкарылган: «Россия Федерациясенең Европа өлешендәге урман-дала һәм дала зоналарында эреләндерелгән утырту материалын кулланып урман үрчетү объектларын төзү технологияләрен һәм нормативларын камилләштерү», «Куе яшел ылыслы урманнарның тудырылган утыртмаларын үзгәртеп коруларны һәм максатчан утыртуларны фәнни нигезләү» һәм «Уңышлы урман торгызу өчен ылыслы һәм яфраклы агач утырту материалы авыруларыннан яклау чараларын камилләштерү».

Хезмәткәрләр шулай ук 10 гектар мәйданда урман орлыкчылыгы объектларын төзү проектларын да эшләгәннәр. Моның өчен җәйге чорда Арча, Алабуга, Кама, Кызыл Йолдыз, Мамадыш һәм Саба урманчылыклары урман фонды территорияләрендәге урман кишәрлекләре тикшерелгән.

Моннан тыш, экспертлар берничә чарада катнашкан. Алар арасында – Халыкара урманнар көненә багышланган тантаналы чара, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының VII слеты, Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International