Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча чаралар үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чаралар үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев җитәкчелегендә узды.

Чарада урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев һәм урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.

Киңәшмә барышында 2022-2023 елларда арендага бирелгән урман кишәрлекләрендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр йомгаклары, шулай ук 2025 елга бурычлар каралды.

Сергей Ковалев искәрткәнчә, арендаторлар тарафыннан эшләрне башкармау урман кишәрлеген арендалау шартнамәсен өзү шарты булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International