2025 елның 4 февраленнән 3 мартына кадәр «Учи.ру» платформасында 1-11 сыйныф укучылары өчен Әйләнә-тирә дөнья һәм экология буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасы узачак. Олимпиада «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә.
Эко-агарту инициативасын «Илкүләм приоритетлар» АКО һәм «Учи.ру» белем бирү платформасы Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәмендә оештыра.
Олимпиада онлайн-форматта уздырыла, катнашу өчен интернетка чыгу җайланмасы булу да җитә. Биремнәр табигатьтән рациональ файдалану күнекмәләрен үстерүгә, файдалы экологик гадәтләр, образлы һәм тәнкыйди фикерләү формалаштыруга юнәлдерелгән. Укучылар глобаль проблемалар, кешеләрнең планетага йогынтысы, аларның гамәлләренең нәтиҗәләре турында беләчәк.
Тулырак сайтта: https://ecomir.uchi.ru/.