2025 елда Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча 2800 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылачак

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

2025 елда Татарстан Республикасында 2800 гектарда урман торгызу планлаштырыла. Эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылачак.

Шул исәптән урман культуралары 1450 га мәйданда утыртылачак, табигый урман торгызу – 1098 га, катнаш урман торгызу – 2 га, «компенсацион» урман торгызу – 250 га.

«Шулай ук ел дәвамында «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча урман тармагы белгечләре тарафыннан кимендә 11455 килограмм урман үсемлекләре орлыгы әзерләнәчәк, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Эшләр башланды инде, бүгенге көндә ылыслы токымнарның урман-орлык чималын җыю һәм эшкәртү бара».

«Экологик иминлек» илкүләм проектында каралган эшләрдән тыш, быел башка категориядәге җирләрдә саклагыч урман үрчетү эшләре үткәреләчәк, «Хәтер бакчасы» һәм «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акцияләре оештырылачак. Бу максатларны тормышка ашыру өчен питомникларда 33,7 миллион данә стандарт утырту материалы бар», – дип өстәде Равил Кузюров.

«Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Проектта өч максатчан индикаторга ирешү билгеләнгән: «урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте, %»,  «урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән), мең га» һәм «урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата киметү, %».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International