Татарстан Республикасында 2025 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эш планы нигезендә, урманчылыкларда һәм урман хуҗалыкларындагы вәкилләр авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында янгын куркынычсызлыгы тематикасына докладлар белән чыгыш ясый.
Мәсәлән, «Чирмешән урманчылыгы» ТР ДКУ Казанка кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Хәлил Шәрапов Чирмешән муниципаль районының Чирмешән авыл җирлеге гражданнар җыенында катнашты. Үзенең чыгышында ул урман янгыннарын булдырмау буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында искәртте.
«Янгын куркынычы сезонына әзерлек кысаларында Чирмешән урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде, урманнарны җирдән патрульләү маршрутлары расланды, – дип хәбәр итте Хәлил Шәрапов. – Белгечләр шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында агитация-аңлату эшенә дә керештеләр».
«Әлмәт урманчылыгы» ТР ДКУ Миңлебай кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Алена Батталова Әлмәт муниципаль районының Габдрахман авыл җирлеге гражданнар җыенында, «Лаеш урманчылыгы» ТР ДКУ Питрәч кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Булат Галимуллин Питрәч муниципаль районының Кибәче авыл җирлеге гражданнар җыенында доклад белән чыгыш ясады.