Спас районы Бураково урта мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Һәр кошчыкка – безнең җимлек» район балалар иҗат конкурсында җиңүчеләр булганнар. Алар «Могҗиза-ашханә» конкурсы номинациясендә беренче урынны алганнар.
«Һәр кошчыкка – безнең җимлек» иҗади конкурсын «Спас» тыюлыгы оештырган. Конкурс шартлары буенча анда катнашучыларга җимлек әзерләргә һәм эләргә, аңа даими рәвештә азык салырга һәм кошларны күзәтергә кирәк булган.
Котлыйбыз!