Рослесхозда урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын эшләү һәм килештерү мәсьәләләре каралды

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын эшләү һәм килештерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Чарада Рослесхозның урманнарны янгыннан саклау идарәсе башлыгы Евгений Писаревский, РФ урман хуҗалыгы идарәсе органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.

Киңәшмә барышында Россия Федерациясе субъектлары территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын формалаштыру мәсьәләләре каралды.

«Бүгенге көндә 41 төбәк Урман хуҗалыгы департаментына килештерү өчен җыелма планнар юллаган, шуларның 4се хупланды, - дип хәбәр итте Евгений Писаревский. – Бу Ямал-Ненец автономияле округы, Хакасия Республикасы, Ульяновск һәм Омск өлкәләре».

«Бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк, – дип өстәде ул. – Җыелма планнар Авиалесоохрана тарафыннан килештерелергә һәм бу елның 20 февраленә кадәр Рослесхозга тапшырылырга тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International