Татарстанның Кукмара муниципаль районында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2025» чемпионатының «Урман аударучы» компетенциясе буенча ярышлар уза

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районының Лубян авылында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2025» чемпионатының төбәк этабында «Урман аударучы» компетенциясе буенча ярышлар уза.

Ярышларда «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ 1 нче, 2 нче һәм 3 нче курс студентлары катнаша. Конкурсантларны эксперт-остазлар – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Низамиев һәм  «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ТР ДБУ директоры Айдар Гайфуллин озата бара.

Ярышлар агымдагы елның 8 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Конкурсантларга бензопычкы чылбырын алмаштыру, агач кисү, бүрәнәләрне комбинацияле кисү, ботакларны кисү, диләнке баганасы әзерләү һәм медицина ярдәме күрсәтү буенча берничә биремне үтәргә туры киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, быел «Профессионаллар-2025» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы 2025 елның 27 гыйнварыннан 15 мартына кадәр 92 мәйданчыкта уза. Ярышлар төп яшь категориясендә 215 компетенция буенча һәм «Юниорлар» категориясендә 115 компетенция буенча узачак. Чемпионатта урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 1350 студент һәм 650 укучы катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International