Макулатура тапшыр – агач утырт: макулатура җыю буенча «Урманны бергә утыртабыз» Бөтенроссия акциясе башланды

2025 елның 7 феврале, җомга

Акцияне оештыручылар – «Россельхозбанк» АҖнең «Экология» фонды «Убиратор Просвещение» АКО белән берлектә илнең барлык төбәкләреннән мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын катнашырга чакыралар.

Катнашучыларның бурычы – 28 мартка кадәр үз учреждениеләрендә макулатура җыюны оештыру, соңыннан аны акцияне оештыручыларга эшкәртүгә тапшыру. Чимал эшкәртүдән алынган акчалар 2025 елда язгы агач утыртуга тотылачак.

Акциягә кушылу өчен сылтама буенча гариза калдыру, ә аннары гариза буенча нечкәлекләрне ачыклау һәм акцияне әзерләү һәм уздыру өчен кирәкле барлык материалларны алу өчен проект менеджеры шалтыратун көтү дә җитә. Макулатураны чыгару учреждение җилкәсенә төшмәячәк – оештыручылар катнашучылар җыйган күләмнәрнең логистикасын үзләре тәэмин итәчәк.

«Узган ел без беренче тапкыр «Урманны бергә утыртабыз» акциясен оештырдык, балалар 10 тоннага якын макулатура җыйдылар. Башта проект Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә исәпләнгән иде, әмма башка төбәкләрдән дә катнашучыларны җәлеп итте. Макулатура җыюга Оренбург, Чуашстан Республикасы, Рязань, Ленинград һәм Калуга өлкәләреннән дә укучылар кушылды. Быел без, битараф булмаган катнашучыларны күбрәк җәлеп итү өчен, проект географиясен киңәйтергә карар кылдык», – дип хәбәр итте «Экология» фонды директоры Эльмира Морозова.

Акция йомгаклары буенча иң актив 5 мәктәп һәм балалар бакчасы сайлап алыначак, алар агач утыртуга сертификатлар, шулай ук нәтиҗәле сыйныфлар һәм төркемнәр өчен экопризлар алачак. Акциядә катнашучыларның барысы да грамоталар алачак.

Ә инде язгы агач утырту йомгаклары буенча оештыручылар, һәр бала табигатьне саклауга керткән өлешен күрә алсын өчен, видеохисаплылык әзерләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International