Бүген «Авиалесохрана» ФБУ 2025 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләрен карадылар.
Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Федераль диспетчерлык хезмәте башлыгы Александр Нацкий, төбәкләрдәге урман ведомстволары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин һәм башкалар катнашты.
Утырыш барышында урманнарда 2025 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек, урман фондын авиация белән патрульләүгә дәүләт контрактлары төзү, урман янгыннары техникасының һәм җайланмаларының әзерлеге һәм хисап бирү мәсьәләләре каралды.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы сезоны 15 апрельдә ачылды һәм 25 октябрьдә ябылды, ул 193 көн дәвам итте. Шушы чорда урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 4 гектар мәйданда 224 янгын очрагы теркәлгән.