Бүген Татарстан Республикасында «Россия чаңгы юллары» XLIII Бөтенроссия ачык чаңгы ярышы узды. Массакүләм старт «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелде, шулай ук 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.
Казанда ярышлар өч мәйданчыкта – Горький-Әмәт урманында, «Локомотив» стадионында һәм «Дәрвишләр» торак комплексының каенлык аланында узды. 2, 5 һәм 10 чакрымга йөгерү оештырылды.
Ярышларда министрлыклар, ведомстволар, төрле оешмалар, учреждениеләр һәм предприятиеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Чаңгы ярышына ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре дә кушылды.
Исегезгә төшерәбез, «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы 1982 елдан бирле үткәрелә һәм традицион рәвештә төрле яшьтәге профессиональ спортчыларны һәм чаңгы спортын яратучыларны берләштерә.